Казанда Татарстанның сәламәтлек саклау ветераннарын хөрмәтләделәр

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Казан медицина көллиятендә Татарстан сәламәтлек саклау ветераннары хөрмәтенә тантаналы чара булды. Кунакларны алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко котлады. Медицина көллияте укучылары ветераннар өчен концерт программасы оештырды.

Моннан тыш, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан ветераннар оешмасы вәкилләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган медикларны искә алды. Республиканың сәламәтлек саклау оешмаларының элеккеге җитәкчеләре Казан ДМУ бинасы янында Толстой урамындагы скверда урнашкан мемориалда булды. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы ветераннары һәм хезмәткәрләре стеллага чәчәкләр куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International