Түбән Камада югары технологияле катлаулы операция ясаганнар: 78 яшьлек пациентка корсак аортасына стент-графт куйганнар

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Түбән Кама үзәк хастаханәсендә югары технологияле катлаулы операция ясаганнар: 78 яшьлек пациентның корсак аортасына стент-графт куйганнар. Операцияне шәһәрнең тәҗрибәле анестезиологлары һәм хирурглары, шулай ук Уфадагы республика кардиоүзәгеннән махсус чакырылган табиб Тимур Хафизов ясаган.

Пенсионер ханымда корсак аортасы аневризмасы ачыклана. Корсак куышлыгында аорта киңәя һәм сузыла башлый, вакытында чара күрмәсәң, ул өзелә. 90% очракта бу үлемгә китерә. Моны булдырмас өчен, проблемалы урынга протез куела. Операция уңышлы узган очракта, пациент бер атнадан өенә чыгарыла ала.

Операциядә анестезиолог-реаниматолог Илдар Бәдертдинов, хирург Иван Петров, Уфадан килгән табиб Тимур Хафизов, рентгенохирургия алымнары һәм диагностикалау бүлеге мөдире Алексей Крохалев катнаша.

«Әлеге хатын-кызда аневризма шактый зур, 5 сантиметрдан артык, аның өзелү куркынычы бар иде. Бу очракта патологияне вакытында диагностикаладык һәм югары технологияле операция ясадык. Операция штат режимында узды, протез куелды, ягъни без төп кан тамырын, аортаны алыштырдык, бу алга таба аневризма өзелүне булдырмый кала алачак. Төрле төбәкләрдән килгән табибларның  тәҗрибә уртаклашуы югары технологияле операцияләр үсешенә зур этәргеч бирә. Алексей Николаевичка һәм хастаханәнең бөтен коллективына уңышлар телим», - ди Тимур Хафизов.

Бүген рентенохирургия алымнары бүлегендә табиблар коронар артерия һәм периферик кан тамырлары стентлары ясый, электрокардиостимуляторлар куя, аяк-кул буыннарын эндопротезлау белән шөгыльләнә. Аортага стент-графт кую операциясе - югары технологияләр дөньясына тагын бер адым.

«Биредә нәкъ менә операция алдыннан әзерләнү, планлаштырылачак җайланманы дөрес сайлап алу зур әһәмияткә ия. Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсендә мондый процедура беренче тапкыр үткәрелде. Түбән Кама районында ел саен шундый 5-6 пациент ачыклана. Кабул итү-диагностика бүлеге төзелеп җитсә, без бу операцияләрне ешрак ясый алырбыз дип өметләнәм», - ди Алексей Крохалев.

Бу хакта тулырак https://vk.com/tubenkama

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International