Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән оештырылган "Киләчәк буынга кеше хокуклары" VIII Халыкара җәйге мәктәптә катнашу өчен, Россия Федерациясе субъектлары омбудсменнары берничә социаль объектта һәм иҗтимагый киңлектә, шул исәптән БРКХдә булдылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсенә визит чикләрендә Омбудсменнар яңа балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә килеп киттеләр.