Казан хосписы вәкилләре Алабуга районында онкология хезмәтенең эше белән танышты. Делегация составында РКОД баш табибы урынбасары Илсур Шәймәрданов, Анжела Вавилова исемендәге Татарстан Республикасы лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча региональ иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, Казан хосписы директоры Галия Хисамова, Казан хосписының күчмә хезмәте мөдире Марина Городилова, хосписның балалар бүлеге мөдире Татьяна Ахантьева һәм Казан хосписының финанс директоры Ольга Мишутина бар иде. Кунаклар Алабуга районының онкология хезмәтенең эше белән танышты һәм паллиатив ярдәм буенча лекция курсы үткәрде.