РКОД белгечләре Юинг саркомасы белән пациентка югары технологияле операция уздырдылар

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Республика клиник онкология диспансерының саркома группасы кабинетына егерме ике яшьлек пациент балтыр турысындагы шешкә һәм төнлә көчәя торган авыртуга зарланып мөрәҗәгать итте.

Саркома группасы белгечләре кирәкле барлык тикшеренүләрне үтәделәр, биопсияне дә кертеп, сул зур балтыр сөягенең Юинг саркомасы дигән диагноз куйды. Дәвалауның катлаулылыгы шунда ки, шеш шактый зур булып, чикләре төгәл булмаганга операөия ясамаслык иде.

Беренче этапта шеш зурлыгын исәпкә алып, РКОД белгечләренең мультидисциплинар консилиумы тарафыннан операция алды югары дозалы химиотерапиянең 6 курсын үткәрү турында карар кабул ителде. Үткәрелгән дәвалау фонында шеш кимеде һәм Илдар Сафин җитәкчелегендәге сарком төркеме белгечләре операция үткәрә алды. ⠀

Пациентка тез буынын эндопротезлау белән зур балтыр сөягенең проксималь бүлеген алу буенча катлаулы югары технологияле операция уздырылды. Операциядән соң өзлегүләрсез уза, пациент үзен яхшы хис итә һәм операцияләнгән аягына таянып мөстәкыйль хәрәкәт итә. Тиздән пациент дәвалауны дәвам итәргә әзер булачак.⠀

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый югары технологияле операция уникаль, ул бары тик әзерлекле белгечләр булган профильле бүлекләр шартларында гына үткәрелә ала.⁣

Бүгенге көндә ТР ССМ РКОД Россиядә тугыз онкология үзәгенең берсе, анда реконструктив этап белән оператив дәвалауны да кертеп (эндопротезлау), сөякләрнең яман шешләрен катнаш дәвалауның тулы циклы башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International