Казанның сәүдә үзәгендә «Кан басымыңны бел» акциясе уза

2021 елның 2 июле, җомга

2021 елның 29 июненнән 10 июленә кадәр, «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ белгечләре «Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ДМУ» ЮҺБ ФДБМУ белән берлектә халык өчен «Үз кан басымыңны бел» акциясен үткәрә.

Әлеге акция кысаларында «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгенә килүчеләр кан басымын үлчи ала, кан басымын үлчәү ни өчен кирәклеген белә ала, шулай ук индивидуаль консультацияләр алырга һәм профилактик юнәлештәге кирәкле мәгълүмати әдәбият алырга мөмкин.

Иҗтимагый санитар инструкторлар яңа коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү һәм COVID-19га каршы вакцинациянең әһәмиятен пропагандалау буенча агарту эшләре алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International