Профессор, медицина фәннәре докторы Таҗиев Рәфкать Минһаҗ улы вафат

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Профессор, медицина фәннәре докторы, РФ һәм ТР атказанган табибы, ТР атказанган фән эшлеклесе Таҗиев Рәфкать Минһаҗ улы вафат.

Рәфкать Минһаҗ улы 45 елдан артык Татарстан сәламәтлек саклау системасында эшләгән. Ул участок хастаханәсе табибыннан профессор, Татарстан Республикасының әйдәүче онкологына кадәр зур хезмәт юлын узган.

Аның җитәкчелегендә һәм катнашында күкрәк һәм корсак куышлыклары шешләрендә, шулай ук башка локализацияләрдә оператив тыкшынуның нәтиҗәле һәм ышанычлы ысуллары эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән. Рәфкать Минһаҗ улы республикада үңәч яман шеше хирургиясе үсешенә 250дән артык операция ясап зур өлеш керткән. Бу операцияләрне клиник практикага кертү элек операция ясап булмый дип саналган пациентларны дәваларга, аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек биргән. Ул үз пациентларына авырлыкны җиңәргә, өмет һәм көч табарга, гадәти тормышка кайтырга ярдәм иткән.

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Рәфкать Минһаҗевның туганнарының һәм якыннарының ихлас кайгыларын уртаклаша.⁣⁣⠀

Профессор Рәфкать Минһаҗ улы үз һөнәре патриоты, талантлы хирург һәм искиткеч кеше буларак истә калачак.⁣⁣⠀

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International