Максимов Александр Петрович вафат булды

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-рентгенолог Максимов Александр Петрович вафат булды.

Александр Петрович 1935 елның 17 сентябрендә Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә хәрби хирург Петр Александрович һәм операция шәфкать туташы Екатерина Яковлевна гаиләсендә туа. 1959 елның 27 июнендә Санкт-Петербургта хәрби-медицина академиясен тәмамлый, Байконур космодромында һәм Плесецк космодромында хезмәт итә, Казан шәһәрендә ГИДУВ базасында рентгенология буенча беренчел специализация уза.

1968 елның 5 мартында Казан ГИДУВының рентгенология кафедрасында ассистент вазыйфасына кабул ителә, анда 30 елдан артык башта ассистент, аннары доцент булып эшли, бөтен Татарстаннан берничә буын рентгенолог табибларын укыта һәм тәрбияли.

Соңрак 1968 елның декабрендә табибларны камилләштерү Казан дәүләт институты советында уңышлы яклана. 1998 елда үз теләге белән эштән азат ителә, медальләр, «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.

Александр Петрович Татарстанның сәламәтлек саклау системасында 54 елдан артык эшләгән, шуның 43 елы Республика онкология диспансерында хезмәт иткән. Александр Петрович югары квалификацияле профессионал, ышанычлы иптәш һәм хезмәттәш буларак хәтердә мәңге калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International