Түбән Кама шәһәре Балалар шәһәр хастаханәсе стационарында капиталь ремонт дәвам итә. 6 һәм 5 катта, операция блогында һәм хирургия бүлегендә төп эшләр тәмамланган диярлек. 3 һәм 4 катта, педиатрия һәм пульмонология бүлекләрендә демонтаж эшләре башланган. Хастаханәнең педиатрия стационары заман таләпләрнә туры китереп реконструкцияләнәчәк. Дәвалау процессын туктатмау һәм табибларга һәм пациентларга вакытлыча уңайсызлыкларны киметү максатларында бүлекләрнең күчеш проекты җентекләп язылган.