Казанда Камил Шәһәретдин улы Зыятдинов истәлегенә мемориаль такта ачылачак

2021 елның 6 июле, сишәмбе

10 июльдә Казанда Шәһәр клиник хастаханәсе №18 территориясендә Татарстан Республикасының элеккеге сәламәтлек саклау министры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы Камил Зыятдинов истәлегенә мемориаль такта ачылачак.

Камил Шәһәретдин улы Зыятдинов 1951 елның 10 июлендә Татарстан АССРның Буа районы Әлки авылында туган. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң 1978 елда Буа үзәк район хастаханәсенең табиб-хирургы, травматолог һәм поликлиника мөдире булып эшләгән. 1984 елда Казанның 20-нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы, 1989 елда-Казанның 18-нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнгән.

1994 - 2007 елларда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры. Министрлыкта 13 ел җитәкчелек итеп, Татарстан медицинасын уңай якка үзгәрткән кеше. Ул эшләгән дәвердә 300 гә якын медицина оешмасы, шул исәптән төбәкара клиник-диагностика үзәге реконструкцияләнгән яки төзелгән.

Ул ананы һәм баланы саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән. Йөкле хатыннарга өч тапкыр скрининг, диагностика һәм инвазив процедуралар кертелә. Кече яшьтәге балалар кардиохирургиясе хезмәте оештырыла.

К.Ш. Зыятдинов тырышлыгы белән Татарстан Республикасында кан тамырлары хирургиясенең һәм кардиохирургиянең яңа юнәлешләре үсеш алган. Медицина оешмалары иң заманча дәвалау-диагностика җиһазлары белән җиһазландырыла. Наркомания белән авыручыларны медик-социаль тернәкләндерү системасы булдырыла. Аның җитәкчелегендә халыкны медицина белән тәэмин итү системасын үзгәртеп кору (амбулатор-поликлиника звеносын үстерү, көндезге стационарлар һәм тәүлек буе ашыгыч ярдәм постлары оештыру) уздырыла. Камил Зыятдинов җитәкчелегендә медицина персоналының өзлексез һөнәри белем бирүнең бердәм системасы формалаштырыла, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салына.

2007 елда К.Ш. Зыятдинов Казан дәүләт медицина академиясе ректоры итеп сайлана. Ул ректор постында булган елларда медицина белеменә мәгълүмати һәм инновацион технологияләр актив кертелә, Академиянең матди-техник базасы яхшыртыла. Медицина куллану өчен дару препаратларын клиник тикшерү, медицина эшләнмәләренең клиник сынаулары башлана.

Камил Зыятдиновның хезмәт биографиясендә фән зур урын алып торган. Ул Медицина фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсе булган һәм сәламәтлек саклауның оештыру проблемаларына, кеше сәламәтлегенә социаль, икътисадый һәм экологик факторларның комплекслы йогынтысына һәм аның хәлен яхшырту юлларына багышланган 250дән артык фәнни эшнең авторы булган.

К.Ш. Зыятдиновның эшчәнлеге җәмәгатьчелектә лаеклы танылу алган. Аңа Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты мактаулы исемнәре бирелгән.

Камил Зыятдинов улы 2015 елның 16 июлендә вафат була. Камил Шәһәретдин улы Зыятдинов искиткеч табиб, талантлы һәм энергияле җитәкче буларак истә калачак, аның өчен һәрвакыт кешеләр турында кайгырту, аларны һәркем өчен мөмкин булган һәм гарантияләнгән медицина ярдәме белән тәэмин итү һәрвакыт өстенлекле булды.

Мемориаль такта ачу 11.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International