Россиянең атказанган табибы, Түбән Каманың мактаулы гражданины Гамир Исмәгыйлев вафат булды

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Бүген, 10 июльдә, 83 нче яшендә Россиянең атказанган табибы, Түбән Каманың мактаулы гражданины Гамир Исмәгыйлев вафат булды.

Хезмәт эшчәнлеген ул табиб-хирург булып башлый. 1968 елдан Түбән Кама район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире булып эшли.

1984 елда аның инициативасы буенча «Түбән Кама Нефтехим» медсанчасте оештырыла, учреждение соңыннан ул җитәкләгән 3 нче шәһәр күппрофильле хастаханәсе дип үзгәртелә.

Баш табиб вазыйфасында Гамир Исмәгыйлев хастаханәне өр-яңа дәвалау-диагностика аппаратурасы белән җиһазландыруга, диагностиканың һәм дәвалауның яңа ысулларын кертүгә зур игътибар бирде. Аның тырышлыгы белән УЗИ, компьютер томографиясе, функциональ һәм радиоизотоп диагностикасы кабинетлары булган нур диагностикасы бүлеге ачылды.

1971 елда ул диагностиканың эндоскопик методлары буенча кандидатлык диссертациясе яклый, соңрак алар практикада киң кулланыла башлый.

Гамир Гариф улы күп еллар хирургия буенча интернатура җитәкчесе була.

Гамир Гариф улы актив җәмәгать эшчәнлегендә дә катнашты, Түбән Кама халык депутатлары шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. Түбән Кама муниципаль районының Аксакаллар Шурасы әгъзасы булып торды.

Сәламәтлек саклауны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, Түбән Кама җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен, Гамир Гариф улына «Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Түбән Кама муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, шәһәр һәм район советлары, Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар советы, шәһәр һәм район башкарма комитетларының ветераннар оешмалары мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International