Өйдә диварлар да дәвалыйлар, диләр. Әмма озакка сузылган авырулардан яки стационарда дәваланганнан соң, балага махсуслаштырылган учреждениеләрдә тернәкләндерү чаралары узарга кирәк булган очраклар да аз түгел. Бу максатлар өчен әле 1979 елда ук шәһәрдә «Айболит»исеме астында учреждение ачыла. Анда сулыш юллары, нерв системасы, ашкайнату органнары авырулары булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларны дәвалауга җибәрәләр. Башта учреждениенең санатор тибындагы балалар бакчасы статусына ия була, аннары ул балалар шифаханәсенә әйләнә. Һәм менә инде 10 ел Кама балалар медицина үзәгенең балалар медицина реабилитациясе бүлеге булып тора. Биредә балалар 21 көнгә тәүлек буе яши, шулай ук көндезге ял да бар. Һәм иң мөһиме, 3 яшьтән алып 8 яшькә кадәр балалар кабул ителә. Бүлекнең максаты - организм функцияләрен яңадан торгызу яки компенсацияләү, ремиссия чорын озайту, авыруның үсешен акрынайту һәм медицина реабилитациясенең бер этабы буларак инвалидлык кисәтү. Комплекслы дәвалау барышында фитотерапия, фермерентотерапия, дәвалау физик культурасы, массаж, чыныгу процедуралары, дренаж күнегүләре, сулыш гимнастикасы, физиология, кислород коктейльләре кулланыла. Табиблар мәгълүматларына караганда, дәвалауның нәтиҗәлелеге 98% тәшкил итә.
2018 елда РФ Президенты грантлары программасында җиңү аркасында биредә тозлы бүлмә ачылды. Шушы көннәрдә биредә физиотерапия җиһазлары яңартылган.
Балалар медицина реабилитациясе бүлегенә дәвалануга эләгү өчен бары тик педиатрдан юллама алырга һәм бүлеккә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.