Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов Кама балалар медицина үзәгенең эше белән танышты

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Кама балалар медицина үзәгенә Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасы һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе, «Доктор Индустрия» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Гайнуллов килеп китте.

Депутат Кама балалар медицина үзәгенең лаборатория үзәген җиһазлау өчен махсус лампалар тапшырды. КБМҮнең баш табибы Марат Насыйбуллин һәм медицина ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Наговицына кунакны оешманың эше белән таныштырдылар. Рөстәм Гайнуллов кабул итү бүлегендә, янгынга каршы залларда, шулай ук хирургия бүлегендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International