Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов эш визиты белән Чистай Үзәк район хастаханәсенә килеп китте.
Эш визиты кысаларында Илдар Разинович 900 кв.метр мәйданлы кабул итү-диагностика бүлеге, хастаханә стационарының икенче һәм өченче катларында капиталь ремонт эшләре барышы һәм "Водников" сырхауханәсе төзелеше белән танышты.
Очрашуда район башлыгы Дмитрий Иванов, «СМСтрой-инвест»ҖЧҖ генераль директоры Рим Сабитов, Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин һәм башкалар катнашты.
Илдар Разинович кабул итү-диагностика бүлеген карап чыкты, аны төзеп бетерү буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Хәзерге вакытта каркас, түбә бар, эчке эшләр бара.
Шулай ук Илдар Рәзинович Чистай РҮХ стационарының икенче һәм өченче катларын карап чыкты, палаталарның торышын һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде.
Илдар Разиновичның эш сәфәренең соңгы пункты Чистай РҮХнең Бутлеров ур., 2б адресы буенча урнашкан «Водников» сырхауханәсе булды. хәзерге вакытта биредә капиталҗ ремонт эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, Чистай РҮХнең стационар бинасын капиталь ремонтлау 2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча башланды.