Кама балалар медицина үзәге паллиатив пациентларга өйдә ярдәм күрсәтү өчен яңа автомобиль алды.
Кама балалар медицина үзәге яңа Лада Гранта автомобиле алды. Паллиатив ярдәм бүлекләрен җиһазландыру өчен билгеләнгән транспорт чарасы ТР Хөкүмәте ярдәме белән түләүсез нигездә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча тапшырылды.
Кама балалар медицина үзәгендә әлеге транспорт чарасын өйдә хезмәт күрсәтүче паллиатив пациентларга бару өчен амбулатор-хоспис бригадасы файдаланачак. КБМҮнең балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме бүлеге патронажында бөтен шәһәрдән шундый 30 авыручы бала тора. Күчмә бригада әлеге гаиләләргә медицина, социаль һәм психологик ярдәм күрсәтә.