2021 елның 1 июненнән Чистай РҮХнең балалар поликлиникасы базасында "Сула!" мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен сәламәтләндерү хезмәтләренең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән проект тормышка ашырыла.
Әлеге проект «Татнефть» ГАҖнең хәйрия грантларын алу буенча ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүче булды. Проектның календарь планын тормышка ашыру кысаларында көндезге стационарның югары категорияле табиб-педиатр Лариса Соболева сулыш органнарының хроник авырулары булган балаларга медицина диагностик тикшерүе үткәрде. Баланы карап чыкканнан соң, Лариса Александровна дәвалау-сәламәтләндерү чаралары комплексын билгели.