ПҮ белән БШХ баш табибы Рамил Хәмидуллин 16 июльдә «Спутник V» вакцинасының беренче компоненты белән прививка ясатты.
2020 елның декабрендә медицина учреждениесе җитәкчесе җиңел формада COVID-19 авырган һәм организмда коронавируска җитәрлек саклагыч антитәнчекләр булдырылган. Хәзер аларның дәрәҗәсе шактый кимегән. Шуңа күрә баш табиб вакциналаштыру турында карар кабул итте.
21 көннән соң табиб вакцинаның икенче компонентын ясатачак.