Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үзәк район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен авыл фельдшерларына 90 автомобиль ачкычы тапшырды.  Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды. Республика районнарына медицина носилкалары белән җиһазландырылган Lada Largus моделендәге 90 машина тапшырылды.

Татарстан сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021-2025 елларда авыл җирендәге, шәһәр тибындагы бистәләр һәм халкы 50 меңнән артмаган кечкенә шәһәрләрдәге медицина оешмалары санитар автотранспорт белән җиһазландырылачак.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге программа кысаларында 2021 елда пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен алып килү өчен, биологик материаллар һәм дару препаратлары ташу өчен «Lada Largus» базасында 370 берәмлек һәм «Ford Transit» маркалы 43 микроавтобус (9 урын) белән «Медицина хезмәте» автомобильләрен тәэмин итүгә дәүләт контрактлары төзелде.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International