"КАМАЗ-мастер" командасының легендар пилоты Владимир Чагин һәм аның командасы COVID-19дан прививка ясатты

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Камазлылар вакцинаның беренче компонентын 7нче шәһәр сырхауханәсендә ясатты. Спортчылар сүзләренә караганда, процедура җиңел үтте. 21 көннән соң команданың икенче прививка планлаштырылган.

Владимир Чагин билгеләп үткәнчә, вакцинацияләүдә шик юк иде. Узган елның июлендә ул COVID-19 белән авырга иде: «Хастаханәләргә дәваланырга түгел, ә сәламәтлеген ныгыту өчен бару яхшырак. Прививка ясату-ясатмауны һәр кеше үзе сайлый. Безнең эштә, зур спортта-авырырга вакыт юк. Әлбәттә, вакцинация хәвеф-хәтәрләрне киметә, шуңа күрә, минемчә, бу дөрес карар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International