Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенә 30 ел

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең белем бирү үзәгендә "ТР ССМ РКХ" ДАССУ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәген булдыруның 30 еллыгына багышланган җыелыш узды.

Тантаналы чарада Республика клиник хастаханәсенең баш табибы, Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, шулай ук безнең үзәк үз эшендә тыгыз хезмәттәшлек итә торган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Чара барышында һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең 30 ел эчендә эшенә йомгак ясалды һәм алга таба үсеш юллары билгеләнде. Ветераннарны һәм гамәлдәге хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

Татарстан Республикасының һәлакәтләр медицинасы үзәге 1991 елның 15 июлендә Татарстан ССР сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән оештырыла.

Һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең миссиясе - гадәттән тыш хәлләрдә халыкка югары квалификацияле ашыгыч медицина ярдәмен, шулай ук ашыгыч консультатив медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International