28 июльдән 30 июльгә кадәр Казанда «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2021» XII Халыкара икътисади саммит узачак. Саммит кысаларында Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте «COVID-19 шартларында Медицина» сессиясе узачак. Сессиядә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков чыгыш ясаячак.
Секция эшендә катнашучылар COVID-19 вакытында пациентларны дәвалауда һәм реабилитацияләүдә инновацион алымнар, медицина технологияләре трансферы, вакцинация, сәламәтлек саклауда цифрлы технологияләр һәм башка темаларга Россия һәм чит ил белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
Әлеге чара коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә инновацион алымнарны үстерүгә һәм халыкның сәламәтлеген саклауга яңа юнәлешләр эзләүгә өстәмә импульс бирәчәк.