Республика балалар хастаханәсенә эш визиты белән Хабенский фонды вәкилләре килде

2021 елның 23 июле, җомга

Константин Хабенскийның хәйрия фонды 2008 елның апреленнән баш һәм арка миендәге онкологик һәм башка авыр авырулары булган балалар кирәкле медицина ярдәмен вакытында алу өчен барысын да эшли.

Фондның башкарма директоры Екатерина Бартош җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән яңа балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә булды.

Клиника администрациясе кунаклар өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде, аның барышында делегатлар нурлы диагностика, онкология, реабилитация бүлекләре белән танышты, операция блогын карады, хезмәткәрләр һәм пациентлар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International