Вак әйберләр - зур проблемалар

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Түбән Кама Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең 1нче хирургия бүлеге мөдире, ТР ССМ ТКМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе баш балалар хирургы Алексей Спиридонов:

"Вак ташлар, кадаклар, батарейкалар, тәңкәләр — балалар ниләр генә йотмый. Күңелсез статистик мәгълүматларга караганда, ел саен дистәләгән миллион чит предметлар сулыш юлларына, ашказаны-эчәк трактына, ишетү юлларына, шулай ук борын йөрешләренә эләгә. Чит предметларның 80-90% ы проблемаларсыз алуына яки организмнан табигый рәвештә чыгуына карамастан, ел саен дөньяның алдынгы илләрендә әлеге патологиядән ике меңгә якын кеше үлә.

Бала "ашарга яраксыз предметны" йотса, НИШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ?

Костырырга, клизм ясарга, ризык һәм су белән "этеп" җибәрергә  ярамый.

НИШЛӘРГӘ КИРӘК?

Ашыгыч ярдәм чакыртырга була һәм кирәк тә. Яки баланы хастаханәгә үзегез алып барыгыз. Баланы яткан хәлдә түгел, ә утырган килеш транспортларга кирәк. Әгәр баланың тыны кысыла икән, уч крые яисә бармаклар белән аркасыннан калак сөякләре арасында астан өскә юнәлтеп суккаларга кирәк, шул ук вакытта баланы  тезегезгә куеп, гәүдәнең өске өлеше астарак итеп яткызырга кирәк. Әгәр дә сулый ала икән, шулай ЭШЛӘРГӘ КИРӘКМИ, чөнки шул рәвешле суккалау, предметны тын юлларна күчерергә мөмкин.

Әгәр бала кечкенә түгәрәк тигез яклар белән предметны – тәңкә, түгәрәк ташларны йотса - берничә көннән ул, гадәттә, табигый юл белән чыга. Әмма табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эш шунда ки, ашказанының физиологик тарайган урыннары бар, анда чит предмет кысылы кала ала. Шул ук вакытта тамак төбе кычыта, косасы килә, төкерега чакыру, селәгәйнең күп булуы кебек  симптомнар барлыкка килә. Чит предметны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк. Югыйсә, үңәч чиләнергә яисә перфорацияләнергә мөмкин.

Әгәр предмет үңәчне җиңел генә үтеп ашказанга эләккән булса, аны берничә төр хирургия ярдәме белән алырга була. Һәр конкрет очракта аны табиб хәл итә. Рентгенограмма һәрвакытта да чит тәнне күрсәтми. Шулай да эчәклектә чит әйбер булуы күренсә, без ата-аналарга тәрәтне күзәтергә әйтәбез. Чит әйбер чыгарга тиеш.

Гомумән, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, 3 яшькә кадәрге балаларга вак әйберләр бирергә ярамый - сабыйлар барысын да авызга каба.

Күптән түгел без магнит шарларын йоткан балага авыр операция ясадык. Көчле магнитлар, эчәклекнең төрле урыннарда булып, бер-берсенә тартылып ябыштылар. Мондый очракларда симптомнар озак вакытлар килеп чыкмаска мөмкин, ләкин алар, һичшиксез, куркыныч өзлегүләр белән килеп чыгарга мөмкин. Мондый очракларда ашыгыч операция таләп ителә. Әгәр бала күз алдыгызда магнит шарын йотса, кичекмәстән хастаханәгә барырга кирәк. Мондый уенчыклар кечкенә балаларга катгый тыела. Ә өлкән балага сатып алган очракта, сабыйга эләкмәүләрен күзәтегез.

Кызганыч, балалар еш кына очлы предметлар – энәләр, тешчистарткыч, эләктергечләрне йота, еш кына алар мөстәкыйль рәвештә чыга. Әмма очлы әйбер ашказанны, эчәкне, ашказаны-эчәк трактының теләсә кайсы бүлеген тишә ала. мөмкинлек булса, кичекмәстән чыгарырга кирәк

Аерым тема -  батарейка йоту, бу һәрвакыт җитди куркыныч тудыра. Ашкайнату соклары йогынтысында батарейка тиз таркала. Электрохимик пешү, җәрәхәт барлыкка килә. Әгәр батарейка үңәчтә туктап калса, ул үңәч стенасын яндыра ала, ә бу проблема дәвалануга авыр бирелә. Шуңа күрә батарейкалар кечкенә балаларга эләкмәсен өчен күзәтеп торырга кирәк.

Безнең хастаханәдә балада чит предметны табу һәм аны организмнан чыгару өчен кирәк булган барлык җиһазлар һәм белгечләр бар.

Шулай да ата-аналарга үтенечем, мондый хәлләргә юл куймаска һәм баласына карата максималь җаваплы һәм игътибарлы булырга тырышырга кирәк. Организмнан чит әйберне чыгару һәрвакытта да сәламәтлеккә зыян китермичә кала. Әйтик, сулыш юлларыннан чит предметны чыгару бары тик махсуслаштырылган стационарда гына үткәрелә, анда хирурглар, реаниматологлар, эндоскопистларны җәлеп итеп, һәрвакыт зур техник кыенлыклар һәм бала өчен җитди өзлегүләр мөмкинлеге белән бәйләнгән".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International