КБМҮ баш табибы Марат Насыйбуллин Covid-19дан ревакцинация узды

2021 елның 30 июле, җомга

Кама балалар медицина үзәгендә хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү дәвам итә. Медицина персоналына уңайлы булсын өчен вакцинация эш урыннарында, эш процессыннан аерылмыйча гына оештырыла. Бүген аны 7нче Шәһәр сырхауханәсенең күчмә медицина бригадасы үткәрде. Вакцинаның беренче һәм икенче компонентларын кертүдән тыш, КБМҮ персоналы кабат вакцинация үтә башлады. Алар арасында Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин та бар.

Бүгенге көндә КБМҮнең 630 хезмәткәре Covid-19дан прививка ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International