Казанның Сафиуллин урамында урнашкан стационарда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов катнашында ТР халкына хоспис хезмәтен һәм паллиатив ярдәм күрсәтүне үстерү буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәнең максаты - хоспис хезмәтен һәм паллиатив ярдәмне үстерүдә иң кискен һәм хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча фикер алышу.
Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре һәм стационар пациентлары белән аралашты.