Татарстан янә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ВИЧка Тест-Экспедиция 2021» Бөтенроссия акциясендә катнашачак

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

"ВИЧка Тест-2021" Бөтенроссия акциясе 1 июньдә Санкт-Петербургта старт алды һәм 1 ноябрьдә Хабаровскта төгәлләнәчәк.

Югары квалификацияле белгечләр командасы, ВИЧ-йогышы проблемасы турында кабат искә төшерү өчен, Россиянең 50 төбәгенең шәһәрләре буйлап узачак. Тест үткәрү мобиль пунктларының традицион автойөреше ВИЧ/СПИДны профилактикалау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү, Россия халкына ВИЧ-йогышы йогу юллары турында сөйләү һәм кешеләрне ВИЧка тест узарга өндәү өчен үткәрелә.

10 һәм 12 августта ВИЧ-инфекциягә тестлаштыру Татарстан Республикасының 3 шәһәрендә узачак: Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан.

Тест үткәрү вакыты һәм урыны:

10 август

Яр Чаллы

Вакыт: 12:00-18:00

Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 2/9 йорт («Омега» СҮнең парковка зонасы).

Түбән Кама

Вакыт: 12:00-18:00

Адрес: Түбән Кама шәһәре, Шинников ур., 42 йорт («Панорама» сәүдә үзәге каршында).

12 август

Казан

Вакыт: 12:00-18:00

Адрес: Казан шәһәре, Бауман урамы («Сәгать» һәйкәле янында).
Быел акция партнерлары - янә Горький автомобиль заводы, шулай ук «Рекитт Бенкизер Хэлскэр», ул ВИЧка 30 мең экспресс-тест һәм ВИЧка тест узган һәр кеше өчен Durex брендын саклану чараларын түләүсез тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International