БРКХ ЛОР бүлегендә бит нервы мониторингы аппаратын кулланып операция үткәрелде

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

ЛОР-бүлек табиблары, бит нервы мониторингы аппаратын кулланып, оператив тыкшынуны уңышлы үткәрде. Бит нерв функцияләрен мониторинг системасы урта һәм эчке колакта хирургия тыкшынуларын башкарганда кулланыла. Операция барышында нервның электромиографик активлыгын үлчәнә, бу нерв тукымасының травма алу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.

- Бездә җиңел пациентлар булмый,- дип билгеләп үтә ЛОР-табиб Ирина Андреева. - Әлеге пациентның (Холестеатом) өзлегүләре амбулатор этапта (яшәү урыны буенча) ачыкланды, аннары инде безнең клиникада ул тикшерү узды, хирургик дәвалауга әзерлек үткәрелде. Нейромониторинг безгә катлаулы операцияләрне башкарганда ярдәм итә, шул ук вакытта өзлегүләр куркынычын мөмкин кадәр киметә.

- Әлеге җиһаз хирургка аның нервыдан ни дәрәҗәдә ерак булуын аңларга ярдәм итә, - дип билгеләп үтә компания вәкиле Михаил Андреев. - Приборның концепциясе шунда ки, без мускуллардан электромографияне төшерәбез, бу очракта биттә. Табиб стимуляторлар куллана, шул рәвешле табиб кан тамырлар, нервлар кая урнашканын аңлый. Димәк, табиб эше җиңеләя.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге прибор өстәмә персоналның булуын таләп итми, ягъни табиб үзе энәләр урнаштыра, программаны башлап җибәрә һәм аның белән эшне башлый ала. Озак өйрәнүләр таләп ителми.

Бүгенге көндә пациент үзен яхшы хис итә һәм гаиләсе янында төзәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International