Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган һәм «Волонтер-медиклар» хәрәкәтендә катнашучы Ләйсән Сибгатуллина «Стоматология» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» олимпиадасының дүртенче сезонында алтын медаль яулады. «Мин-профессионал» - «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларының берсе. Олимпиада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Белешмә:
«Мин – профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасы – илдә иң масштаблы студентлар ярышларының берсе. Олимпиадада Россия югары уку йортларының бакалавриаты, белгечлеге һәм магистратурасы укучылары катнаша ала. Проектның максаты - төрле белгечлек буенча талантлы студентларга ярдәм итү, ул аларга илнең әйдәп баручы югары уку йортында укуларын дәвам итәргә һәм зур компаниядә карьера башларга мөмкинлек бирәчәк. 2020/2021 елда олимпиада дүртенче тапкыр узды һәм 72 юнәлешне үз эченә алды – филологиядән алып робот техникасына кадәр.