Теләчедә Донор көне узды. Теләчеләр мохтаҗларга бераз гына булса да ярдәм итү теләге белән иртәдән үк килде.
Табибтан кан тапшыруга рөхсәт алу өчен башта анкета тутырырга, үз хәле турында сөйләргә, кан басымын үлчәргә, анализлар тапшырырга кирәк иде. Кан тапшырырга теләгән якташларыбыз һәм кан үзәге хезмәткәрләре белән район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, районның баш табибы Ирек Галиуллин аралаштылар. Район башлыгы донор көнендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.