Эссе һава торышы булганда дөрес туклану - әйләнә-тирә мохитне кабул итүгә йогынты ясый торган һәм яңа мәгълүмат агымын сеңдерү сәләтенә чагыла торган үзеңне яхшы хис итүнең нигезе.
Түбәндәге киңәшләр эсседә үзеңне яхшы хис итү өчен җәйге рационны формалаштырырга ярдәм итәр.
Эчү режимы балансланган булырга тиеш
Йөрәк һәм бөер җитди авырулары булмаган кешеләргә табиблар кулланыла торган сыеклык күләмен якынча 1-1,5 литрга арттырырга киңәш итә. Кеше тәүлегенә 1,5-2 литр сыеклык эчәргә тиеш дип саналс, эссе һавада аның күләме 2,5-3 литрга кадәр җитәргә тиеш.
Сыеклык ул су гына түгел, төрле чәйләр, компотлар, лимон согы булган су, икмәк куасы, аш һ.б. Татлы эчемлекләр эчәргә киңәш ителми, алар сусауны басмый. Эссе һавада алкоголь куллану тыела, ул организмның сусызлануына китерә һәм инфаркт, инсульт, җылылык сугу ихтималын арттыра.
Җәй-яңа җиләк-җимеш сезоны
Җәй көне күп кенә җиләк-җимешләргә - кеше организмына кирәкле файдалы витаминнар җыелмасына бай, алар энергия бирә. Шуңа күрә җәй көне витаминнар тупларга киңәш ителә. Җиләк-җимеш компотлары һәм морслары сезгә витаминнар һәм микроэлементлар җитмәүне тулыландырып кына калмыйча, сусауны басарга да ярдәм итәчәк. Ә лимонлы су күтәренке кәеф өстиячәк.
Рационда салатлар, яшелчә ризыклары, ашлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш күбрәк булырга тиеш
Эссе һавада кыздырылган, майлы, ысланган һәм тозлы продуктлардан баш тартырга кирәк. Салатлар, ашлар, яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк ашарга киңәш ителә. Итне балык белән алыштыру яхшырак. Әлеге рационны куллану, сезгә эссене җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк.
Иртәнге ашыгыз туклыклы булып, көндез җиләк-җимеш һәм яшелчә салатларына өстенлек бирегез, ә төп ашауны кичкә, йокыга кадәр 2-3 сәгать кала күчерегез.