Республика профилактика үзәге спорт табиблары ITF J5 "Tatarstan Cup" турнирына медицина ярдәме күрсәтте

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Казан теннис академиясе территориясендә "ТР Теннис федерациясе" тарафыннан оештырылган ITF J5 "Tatarstan Cup" турниры матчлары узды. Турнирны уздыру вакытында республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең спорт табиблары аңа мохтаҗ спортчыларга медицина ярдәме күрсәтте.

Табиблар матчлар дәвамында кортлар янында булды һәм судьялар белән элемтәдә торды. Спортчыга ярдәм кирәк чакта, судья сигнал биреп, медицина белгечләре үзләре белән медицина җиһазларын алып, ярдәм күрсәтү өчен кортка йөгерде.

Зур тенниста каралган кагыйдәләр буенча спортчы бер генә тапкыр медицина тайм-аутын ала ала, аңа өч минут вакыт бирелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, матч барышында аяк көзән җыеруы медицина тайм-аутын алу өчен сәбәб дип саналмый, ә физик әзерлек җитәрлек түгел дип исәпләнә.

Спорт медицинасының төп максаты - спортчыларны медик-биологик яктан әзерләү, аларның сәламәтлеген саклау. Шуңа күрә бер генә җитди спорт чарасы да спорт табибларын җәлеп итмичә үткәрелми, аларның эш нәтиҗәләренә спортчыларның карьера озынлыгы бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International