Йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы турында Түбән Кама хастаханәсенең табиб-кардиологы сөйләде

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Бүген медицина берләшмәсе Халыкара Сәламәт йөрәк көнен билгеләп үтә.

Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау турында кешеләргә ни дәрәҗәдә актуаль булуы турында безгә Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәнең табиб-кардиологы Зөлфирә Бигашева сөйләде.

"Йөрәк - ул төп орган, һәм җир шарында яшәү дәрәҗәсе йөрәк патологияләреннән үлем-китем санының процент нисбәте белән билгеләнә. Түбән Камада һәм Түбән Кама районында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметү буенча даими эш алып барыла, - дип сөйли З.Бигашева. - Безнең табиблар хирургик дәвалауның заманча, нәтиҗәле ысулларын куллана алалар. Мәсәлән, 2012 елдан башлап бездә рентгенохирургия тикшерү алымнары бүлеге эшли, анда кан тамырларын стентлау буенча югары технологияле операцияләр ясала. Монда миокард инфаркты булган пациентның язмышы санаулы сәгать эчендә хәл ителә, һәм стентлаштырылганнан соң пациентлар тулы канлы тормыш белән яши ала. Шулай ук соңгы елларда хастаханәгә яшь һәм профессиональ кардиологлар килә, аларга зур өметләр баглыйбыз.

Әлбәттә, проблемалар бар. Безнең табиблар халыкка күп лекцияләр укуларына, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясауларына карамастан, кызганыч, инсультлар һәм инфарктлар белән соң мөрәҗәгать итәләр, өстәвенә, бу авырулар яшәрә. Яшьләр эштә бик нык мәшгуль, заманга туры килергә кирәк, тормыш дәрәҗәсе арта, әмма без моның өчен бик югары бәя түлибез. Хәзер стрессның бик югары дәрәҗәсе күзәтелә, шул ук вакытта аз хәрәкәтле яшәү рәвеше, кайчагында безнең организм өчен артык яки зарарлы ризыкларның күплеге - болар барысы да бүген яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирүгә сәбәп дип саныйм. Һәм чыгу юлы һәрвакыт бар. Әйтик, диспансерлаштыру. Монда иң мөһиме: база анализлары, флюорография, электрокардиография, һәм бу гади ысуллар тикшеренү кешене дөрес юнәлешкә җибәрергә мөмкин. Минемчә, кешеләр моңа аңлап карарга тиеш. Вакцинация дә ясарга чакырам. COVID-19 җиңү өчен безгә прививка кирәк, коллектив иммунитеты турында кайгыртырга кирәк.

Йөрәкне саклау ысуллары турында барысы да белә. Иң мөһиме - сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, артык ашамау. Хатын-кызлар көненә 3-6 км, ирләр 5-7 км йөрергә тиеш. Безнең шәһәрдә спортны үстерү өчен күп эшләнә, уңайлы парклар төзелә, анда вакытны уңайлы итеп үткәрергә мөмкин. Кышын чаңгы белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Үзегезне начар хис итсәгез, вакытында табибка мөрәҗәгать итегез,  инфаркт һәм инсульт билгеләрен таныймаска мөмкин өлкән яшьтәге ата-аналарга игътибар итегез. Исән булыгыз!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International