Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Ирина Чистякова «Россиянең иң яхшы доноры – 2021» XVIII Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Чистякова Ирина Анатольевна «Россиянең иң яхшы доноры – 2021» XVIII Бөтенроссия конкурсында "Тромбоцитлар донациясенең максималь саны" номинациясендә җиңүче булды.

2020 елның сентябрь - 2021 елның май айларында "Россия трансфузиологлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы "Россиянең иң яхшы доноры – 2021" XVIII Бөтенроссия конкурсын үткәрде.

"Тромбоцитлар донациясенең максималь саны" номинациясендә III дәрәҗә Диплом белән Чистякова Ирина Анатольевна җиңүче булды, аның исәбендә 122 тромбоцитаферез процедурасы, ә бу 40 литрдан артык тромбомасса.

Донорыбызны чын күңелдән конкурста лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International