Түбән Каманың Үзәк хастаханәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр уза

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәдә автоматик янгын саклау системасы кушылды, офтальмология бүлегендә янгын чыкты.

Шундый сценарий буенча 1нче дәвалау корпусында өйрәнүләр узды. Янгын учагын пост шәфкать туташы таба, янгын лифт янында чыккан була. Бүлек хезмәткәрләре шунда ук хәбәр итү системасын куша, запас чыгу юлларын ачу оештырыла, һәлакәт турында шунда ук янгын сагына хәбәр итәләр. Бүлек хезмәткәрләре кичекмәстән пациентларны эвакуацияләүгә керешә. Бу вакытта палаталарда 41 кеше була.

Өйрәнүләрдән соң ук күнегүләрнең җитәкчеләре: ТКҮРКХнең янгынга каршы профилактика буенча инструкторы Николай Вериялов һәм ГО һәм ГТХ буенча белгеч Чулпан Нәбиуллина бүлек коллективы белән әңгәмә үткәрде, аның барышында нәтиҗәләр ясалды, персоналның гамәлләренә бәя бирелде.

Офтальмология бүлегенең әзерлеген белгечләр дүртлегә бәяләде. Барлык вак-төяк җитешсезлекләр турында янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында өстәмә дәресләрдә фикер алышырга карар ителде.

Якын арада мондый укулар ТКҮРКХнең башка бүлекләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International