12 августта «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек 2021» Спартакиадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылды.
Ир-атлар арасында иң яхшы йөзүче - Андреев Михаил (4нче Шәһәр сырхауханәсе) булды, хатын-кызлар арасында беренче урынны Артемьева Светлана (сугыш ветераннары өчен Госпиталь) алды.
Ярышларда җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.