Кама балалар медицина үзәгендә 4000 нче бала туды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә 2021 елда 4000нче туган баланың әти-әниләрен тәбрикләү тантанасы булды.

Шатлыклы вакыйга белән Гыйләҗетдиновлар гаиләсен Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул гаиләгә тантаналы рәвештә балалар автокреслосы тапшырды. Котлауларга шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм КБМҮнең баш табибы Марат Насыйбуллин кушылды.

Бәхетле ата-аналар улларына Рөстәм исемен куштылар. Сабый 10 августта 2 сәгать 10 минутта дөньяга килде. Малай - 3410 грамм, буе 52 сантиметр булып туды. Ул яшь гаиләдә икенче бала булды. Малайның әнисе - АМЯХнең шәфкать туташы, ә әти Эчке эшләр идарәсе хезмәткәре булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International