Бу трамвай «Сәламәтлек трамвае»ның 3нче версиясе. Трамвай түбәнкамалыларга сәламәт яшәү рәвеше, профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру турында искә төшерә. Проектны 2015 елда Башкарма комитетның финанс ярдәме белән Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге эшләгән һәм алып бара.
Трамвайның яңа версиясендә табибларны һәм шәфкать туташларын безнең хастаханәләргә эшкә чакыру да бар. Борттагы мәгълүматлардан тыш, салонда Үзәк хезмәткәрләре пассажирларның сорауларына җавап бирә һәм диспансерлаштыруга һәм вакциналаштыруга чакыра.
«Безгә, кеше озак һәм актив яши алсын өчен, авыруларны кисәтү яки аларны иртә стадияләрдә ачыклау мөһим. Шуңа күрә чираттагы мәртәбә без диспансерлаштыру һәм вакцинацияләүнең мөһимлеге турында искә төшерәбез, - дип сөйләде сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев. - Диспансерлаштыру безгә хроник йогышлы булмаган авыруларны – йөрәк-кан тамырлары авыруларын, онкологияне һәм шикәр диабетын вакытында ачыклау өчен кирәк. «Горэлектротранспорт» җитәкчесе Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллинга вагон бортын бушлай файдалануга тапшырганнары өчен зур рәхмәт», -диде С.Мерясев.
«Сәламәтлек трамвае» барлык маршрутлар буенча йөриячәк, анда даими рәвештә профилактик акцияләр үткәреләчәк.