ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов рәислегендә Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында коррупциягә каршы тору максатларында бюджет акчаларыннан һәм мөлкәтеннән файдаланганда законнарны үтәүне тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм аның карамагындагы оешмаларда күрелә торган чаралар турында каралды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе утырышының көн тәртибе дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга багышланган иде.