Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматологы, Казанның 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Владимир Беляков җәй көне электр самокатыннан егылганда гражданнар ала торган травмалар саны сизелерлек артуын билгеләп үтә. Аларның яртысына якыны - кешенең мобильлеген чикли торган яки тулы яки өлешчә хәрәкәтсезләнүгә китерә торган җитди җәрәхәтләр, аерым алганда: ботның проксималь өлешенең сынуы, умыртка баганасы, баш мие җәрәхәтләре.
Табиб мондый пациентны киләчәктә бер елга кадәр реабилитация көтәргә мөмкин, дип сөйләде. Шул ук вакытта, Беляков сүзләренчә, электр самокатларыннан шундый егылу нәтиҗәсендә кешеләрнең инвалид булу яки бөтенләй үлү очраклары билгеле. Егылу сәбәпләренә килгәндә, алар, нигездә, транспорт чарасы - электр самокаты белән исерек килеш идарә итү нәтиҗәсендә була.
РКХ мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта хастаханәгә ай саен самокаттан егылып зыян күргән 20-25 кеше килә. Аларның 10сы госпитализацияләнә. Май аенда, сезон ачылганда, имгәнүчеләрнең саны аена 50гә җиткән.
Фото: Казан шәһ. 16нчы номерлы ШКХ матбугат хезмәте