Гөмбә җыю һәм әзерләү кагыйдәләре: Роспотребнадзор киңәшләре

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен Россиядә гөмбә белән агулануның 1 меңгә якын очрагы теркәлә, аларның 30га якыны үлем белән тәмамлана. Роспотребнадзор гөмбә белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана ала, дип искәртә. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, саклык чараларын үтәргә кирәк.

Еш кына гөмбә белән агулану алар турында хәбәрдар булмау белән бәйле: таныш булмаган һәм ялган гөмбәләр, авыр металл, агу химикатлары туплаган урыннарда – шәһәр паркларында, машиналар йөрү өлеше янында, моннан тыш, ашарга яраклы гөмбәне дә елның корылыклы чорында яки җыю урыны бөҗәкләрдән һәм башка корткычлардан махсус чаралар белән эшкәртелгән очракларда агулы була ала.

Гөмбәләрне ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген бөтенесе дә белми. Билгеле булганча, гөмбәләр авыр үзләштерә торган продукт. Шуңа күрә гөмбәдән әзерләнгән ризыкларны сәламәт кешеләргә кулланырга киңәш ителә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, балалар арасында гөмбә белән агулану очраклары ешая. Гадәттә, бу өлкәннәрнең игътибарсызлыгы һәм сабыйларның саксызлыгы аркасында килеп чыга. Шуңа күрә балаларда чи гөмбәне ашау мөмкинлеге барлыкка килгән хәлләрне булдырмый калу мөһим. Моның өчен, алдан ук, бала белән йөрер алдыннан, балага узарга туры киләчәк территорияне карарга киңәш ителә. Бу балалар бакчалары, мәктәпләр, башка учреждениеләр территорияләренә дә кагыла.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, иммунитет зәгыйфь булган кешеләр һәм балалар гөмбә белән агулануны авыррак кичерә. Бу балалар организмында аларны үзләштерү өчен ферментлар җитәрлек түгел. Шуңа күрә 14 яшькә җитмәгән балаларга гөмбә ашарга киңәш ителми.

Гөмбә белән агулануны булдырмас өчен, гөмбәченең түбәндәге кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

1. Белмәгәнне - алма! Таныш гөмбәләр генә җыярга.

2. Гөмбәне юллар, магистральләрдән ераграк урыннарда, экологик яктан чиста районнарда җыярга.

3. Гөмбәне кәрҗингә җыегыз..

4. Гөмбәне аягы белән кисеп алыгыз.

5. Өйгә алып кайткан гөмбәләрне көннендә үк сортларга аерып, яңадан җентекләп карарга кирәк..

6. Гөмбә – аксым, ә теләсә кайсы аксым бик тиз бозыла, онытмагыз. .

Гөмбә белән агуланмасын өчен, шуны онытмагыз:

- гөмбәне чиләккә, полиэтилен пакетларга яки капчыкларга җыю — бу гөмбәнең тих бозылуына китерә, алга таба гөмбәне эшкәртүне шактый кыенлаштыра һәм ризыкка агулы гөмбәләр эләгүгә китерергә мөмкин.;

- иске, зур, кортлы һәм билгесез гөмбәне җыю;

- гөмбә җыйганда аны кабып карарга;

- җыйганнан соң көн һәм аннан да күбрәк соң эшкәртү;

- цинк белән йөгертелгән һәм балчык савыт-сабада тозлау;

- гөмбәне җылыда саклау - бу тиз бозыла торган продукт.

Сатып алучыларга киңәшләр

Исегездә тотыгыз, очраклы затлардан һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында тозланган, киптерелгән гөмбәләрне сатып алырга ярамый.

Әгәр сез җыйган гөмбәләрне кибет һәм супермаркетларда сатып алсагыз, гөмбәләр тутырылган төргәкләрне игътибар белән карагыз, алар черегән яки бозылган булырга тиеш түгел. Төргәктә этикетка, товар турында мәгълүмат юк юк икән, гөмбәләрне сатып алмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International