КФУның инжиниринг үзәге стадионында Яр Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасының шәһәр этабында чираттагы ярышлар узды. Катнашучылар төрле дистанцияләрдә йөгерүдә көч сынашты.
5нче Шәһәр хастаханәсе йогышлы авырулар госпиталенең шәфкать туташлары Наилә Госманова һәм Александра Староверова, стажлы спортчылар. Наилә 4 ел озын дистанцияләрдә җиңел атлетика белән шөгыльләнә - 3км.Александра Александра зур спортта инде 10-11 ел, әлеге нәзакәтле кыз волейболны өстен күрә.
Кызлар 300м һәм 400 м га кыска сринтта җиңү яулады.
Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Дарья Чугаева 200м дистанциягә йөгерүдә мактаулы икенче урынны яулады. 1 Сүз уңаеннан, Дарьяның өч баласы бар, аларның кечкенәсенә 1,9 ай.
Хатын-кызлар арасында җиңел атлетика буенча иң яхшылар ачыкланды:
- 200 м дистанциягә йөгерү буенча:
Эльвина Камалова (Кама балалар медицина үзәге) - 1 урын,
Дарья Чугаева (ашыгыч медицина ярдәме станциясе) - 2 урын,
Лилия Хуҗина (5нче Шәһәр хастаханәсе) - 3 урын
- 300 м дистанциягә йөгерү буенча:
Александра Староверова (5нче Шәһәр хастаханәсе) - 1 урын,
Туяна Цыренова (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) - 2 урын,
Светлана Сөнгатуллина (йогышлы авырулар хастаханәсе) - 3 урын
- 400 м дистанциягә йөгерү буенча:
Наилә Госманова (5нче Шәһәр хастаханәсе) - 1 урын,
Любовь Искәндәрова (5нче балалар шәһәр сырхауханәсе) - 2 урын,
Элеонора Фәрхетдинова (ашыгыч медицина ярдәме станциясе) - 3 урын.
⠀
Җиңел атлетика буенча ир-атлар арасында иң көчлеләрдән булды:
- 200 м дистанциягә йөгерү буенча:
Сергей Федяев (ашыгыч медицина ярдәме станциясе) - 1 урын,
Хабиб Магомедов (5нче Шәһәр хастаханәсе) - 2 урын,
Дамир Елизаров (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) - 3 урын
- 400 м дистанциягә йөгерү буенча:
Ринат Нуриев (3нче номерлы стоматология поликлиникасы) - 1 урын,
Денис Батыров (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) - 2 урын,
Раил Равилов (5нче Шәһәр хастаханәсе) - 3 урын
- 600 м дистанциягә йөгерү буенча:
Михаил Андреев (4нче Шәһәр сырхауханәсе) - 1 урын,
Эльвир Мостафин (Кама балалар медицина үзәге) - 2 урын,
Илсур Шакиров (3нче номерлы стоматология сырхауханәсе) - 3 урын.
Гадәттәгечә, җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.