Экстремаль түбән тән массасы булган балаларны янә Казанның 1нче балалар хастаханәсендә тәрбияли башладылар

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Казанда 19 августтан башлап 1-нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсенең яңа туган балаларның реанимациясе һәм патологиясе бүлеге эшен яңадан башлап җибәрде. Хастаханә Казанда һәм республикада экстремаль түбән тән массасы булган (500 граммнан башлап) балаларны тәрбияләү буенча иң яхшыларның берсе санала. Моннан тыш, шәһәрнең 1нче балалар хастаханәсе җитлекми туган балаларны үстерүнең дүрт этабы булган шәһәрдә бердәнбер учреждение. Хастаханә бөтен шәһәрнең бала табу йортларына хезмәт күрсәтә, алардан махсус дәвалануны таләп итүче яңа туган балалар килә.  Хастаханә базасында Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы һәм Казан дәүләт медицина университетының балалар авыруларын профилактикалау кафедрасы бергә эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International