Казанда Идел буе федераль округының наркология диспансерлары арасында мини-футбол буенча турнир узды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Казанда Идел буе федераль округының наркология диспансерлары һәм тернәкләндерү үзәкләре командалары арасында «РНД ФК 5 ел Кубогы» мини-футбол буенча турнир узды. Ярышта биш команда: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры, Ульяновск өлкә клиник наркология хастаханәсе һәм Татарстанның реабилитация үзәкләре вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 24 сентябрьдә Татарстан медиклары арасында Спартакиаданың финал этабы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International