Эсседә ничек сакланырга: ТР баш кардиологы йөрәк авырулыларга һәм Covid-19 кичергәннәргә киңәшләр бирде

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

"Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә эсседә үзеңне аеруча сакларга кирәк", - дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы, Казанның 7нче номерлы ШКХнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Ким.

"Беренче чиратта вентиляцияләнә яки кондиционерлана торган бинадан чыгарга кирәк түгел. Фатир, йорт тәрәзәләрен, әгәр алар кояш ягына чыга икән, максималь рәвештә ябарга кирәк. Эшкә йөрмәүчеләр бөтен социаль активлыкны иртәнге вакытка һәм көннең икенче яртысына, кичкә якынрак булганда планлаштырыла", - дип киңәш итә табиб.

Зөлфия Ким шулай ук эссе көннәрдә күрсәтелгән терапияне үтәргә: артериаль кан басымын күзәтеп торырга, табиб кушкан дарулар эчәргә киңәш итте. Препаратларны тулы күләмдә — табиб билгеләгән дозировкада кабул итәргә кирәк.

Физик йөкләнешне киметергә, ә сыеклыкны тиешле күләмдә алырга кирәк. Кардиолог организмга тән массасының һәр килограммына 30 миллилитр сыеклык кирәк, дип аңлатты. Әмма, әйтик, йөрәк җитешсезлеге булган кешенең су күләме кимрәк булырга тиеш, шуңа күрә табибның үз нормасын ачыкларга кирәк.

"Коронавирус инфекциясеннән соң астенизацияләнгән зәгыйфь пациентларны, кагыйдә буларак, хәлсезлек, һава җитмәү   борчый. Алар өчен мин әйткән кагыйдәләр туры килә. Шулай ук Covid-19ны кичергән кешеләр өчен база терапиясе дә, һава шартларына карамастан, дәвам ителергә тиеш», — дип билгеләп үтте Зөлфия Ким.

"Татар-информ" МА материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International