РКОДның Яр Чаллы филиалында медицина советы узды, утырышта 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре ясалды. ⠀
Медицина советында:
- Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина;
- Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов;
-Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, шулай ук Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш төбәге сырхауханәләренең беренчел онкология кабинетларының баш табиблары һәм табиблары-онкологлары катнашты. ⠀
Медицина советы кысаларында Әлфия Когогина филиалның эше белән таныштырды, эш принциплары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
"Яңартылган филиалны файдалануга тапшыру белән, онкологик тикшеренүләрдә, онкология белән авыручыларны дәвалау, шул исәптән хирургия, химиотерапия, радиотерапия дәвалауда республиканың төньяк-көнчыгыш төбәге халкының ихтыяҗы тамырдан яхшырды. Онкологик ярдәмне үстерү буенча алга таба эш бөтен республика территориясендә яман шеш авырулары белән авыручыларны диагностикалауның һәм дәвалауның ябык технологик циклларын гамәлгә ашыру буенча стратегиягә туры китереп башкарылачак, «онкология авырулары белән көрәш» региональ проектын гамәлгә ашырылачак", - диде үз чыгышында РКОДның Яр Чаллы филиалы баш табибы.