Зәй елгасы аша күперне ремонтлау дәвам итә. Бу участок машиналар йөрү өчен ябык. Шуңа да карамастан, район халкы ашыгыч медицина ярдәме ала. Моны Түбән Кама РҮХ баш табибы Марс Мостафин күзәтеп тора. Атна саен ул күпердә пациентларны ташу процедурасын шәхсән үзе контрольдә тота һәм туган сорауларны хәл итә.
Ашыгыч ярдәм шоферларының район халкына һәм шәһәр халкына бердәнбер үтенече - хәзер күпләр үз машиналарын күпер янында калдыра, гәрчә аларны ераграк калдырырга мөмкин. Нәтиҗәдә, «ашыгыч ярдәм» машинасына борылырга кыен. Ашыгыч машина шоферлары автомобиль йөртүчеләрне игътибарлырак булырга һәм медиклар эшенә комачауламаска сорый.