Быел Алабуга Үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең 46 баласы беренче сыйныфка барачак

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Алабуга РҮХдә яңа уку елы алдыннан беренче сыйныф укучыларына портфельләр бүләк итү күркәм гадәткә әверелде, һәм 2021 ел — искәрмә түгел. Беренче сентябрь балалар өчен дә, ата – аналар өчен дә шатлыклы һәм дулкынландыргыч көн.

Бүген «Алабуга РҮХ» ДАССУ актлар залында балалар өчен канцелярия кирәк-яраклары тапшыру белән якты бәйрәм булды. Ата-аналарны һәм булачак укучыларны «Алабуга РҮХ» ДАССУ баш табибы Рамил Сәфәров котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International