Бу төньяк йөреше буенча иң масштаблы корпоратив проект, ул 43 төбәктә икенче ел рәттән үткәрелә. Акцияне оештыручы булып Россия спортчысы, танылган фигурачы Ирина Слуцкая тора. Чараның максаты - эшләүче кешеләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, төньяк йөреш ярдәмендә сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә тарту.
Проект «Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында РФ спорт министрлыгы грант ярдәме белән тормышка ашырыла.
Проектта зур һәм кечкенә предприятиеләр һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, төньяк (скандинавия) йөреше белән таныш кешеләр һәм әлеге спорт дисциплинасын үзләштерергә хыялланучылар катнаша ала.
Проектта катнашу өчен Төньяк (скандинавия) йөреше буенча инструкторлар чакырыла, алар шулай ук ярышлар шартлары нигезендә үз командаларын куя алалар. Катнашу өчен сайтта гариза тутырырга кирәк: https://dobrofiz.ru/newlifestyle2021
2020 ел проектында илнең 180 предприятиесе һәм оешмасыннан 2000 артык хезмәткәр катнашты. Командаларның географиясе бик киң - Мурманск шәһәреннән алып Владивостокка кадәр. Быел катнашырга теләүчеләр саны 10 000 кешедән артты.