Яшел Үзән районында «Сәламәтлек» милли проекты буенча дүрт сәламәтлек саклау объекты төзелә. Шуларның берсе - Яшел Үзәндә балалар сырхауханәсе. Аның төзелеше барышы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов танышты.
Объектта ул Яшел Үзән Район Үзәк хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Эльмира Гатина озатуында йөрде.
Гоголь урамындагы медицина учреждениесе тиз темплар белән торгызыла. Март аенда нигез чокыры казый башлаган булсалар, ә июль аенда инде өч кат та әзер. Эчке яктан бинаны җылыталар һәм якты панельләр белән бизиләр, эчендә инженерлык коммуникацияләре салалар, бизәү эшләре алып барыла.
План буенча, сырхауханә декабрь аена сафка бастырылырга тиеш, әмма төзүчеләр эшне вакытыннан алда башкарырлар, күрәсең. Объект октябрь аенда ук тапшырылырга мөмкин.