Алабуга Үзәк район хастаханәсендә яңа компьютер томографы урнаштырылды

2021 елның 27 августы, җомга

«Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» милли проекты чикләрендә «Алабуга Үзәк район хастаханәсе» ДАССУда яңа компьютер томографы урнаштырылды.

Рентгенкабинет мөдире-табиб-рентгенолог Азат Ришат улы Галиев билгеләп үткәнчә, аппарат авыруларны диагностикалау өчен принципиаль яңа мөмкинлекләр ача, кеше организмында шеш, травматик һәм ялкынсыну процессларын төгәл билгеләргә сәләтле.

РКТ процедурасы сөякләрне, үпкәләрне визуализацияләү, сөяк-травматик имгәнүләр, баш мие җәрәхәтләре вакытында аеруча информатив.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International